Илебезнең гүзәл затлары Халыкара хатын-кызлар көнендә кадер-хөрмәтнең аеруча зурысын тоялар. Быел да алар язның беренче бәйрәмендә күңелле, хәтта һич көтелмәгән сюрпризларга ия булдылар.
Район мәдәният йортында 8 Март уңаеннан оештырылган бәйрәм концертында, район башлыгы Рөстәм Нуриев, кайсы гына тармакны алма, сәнәгать, авыл хуҗалыгы, социаль өлкәме ул, аның казанышларын күпчелек очракта хатын-кызлар тәэмин итә, бүген дә, тәҗрибәле өлкәннәр, алар белән беррәттән яшь буын вәкилләре үзләренең эш урыннарында армый-талмый хезмәт куя, дип билгеләп узды. Таяна алырдай ир-егет иңнәре сирәк калган сугыштан соңгы авыр елларда заводларны һәм электр станциясен төзегән ветеран хатын-кызларга ул аеруча җылы теләкләрен җиткерде.
- Сезнең фидакарь кулларыгыз тудырган объектларда эшләүче һәм яшәүче бүгенге буын кешеләре сезгә бик рәхмәтле, - дип сүзен йомгаклады Нуриев.
Район башлыгының котлауларына Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты Ришат Әбубәкеров та кушылды. Ул гүзәл затларыбызның җиңел тармакларда гына түгел, ир-егетләр белән беррәттән производствоның авыр юнәлешләрендә дә көч куюларын, моннан тыш йортта гаилә учагын саклаучы сөекле хәләл җефете, яраткан әни, кадерле дәү әни булуларын да ассызыклады. Бөек Ватан сугышында дошманны җиңү өчен тылда көнне-төнгә ялгап эшләгән апа-җиңгиләребезнең каһарманлыгын искә алып, кунак яшь буынны моннан еракта калган дәһшәтле елларның тере шаһиты булган өлкәннәрне сакларга һәм якларга чакырды. Район башлыгы һәм Дәүләт Думасы депутаты сугыш ветераннары толларына, тыл хезмәтчәннәренә, сугыш чоры балаларына Бөек Җиңүнең 70 еллыгына медальләрен тапшырдылар.
Мөлаем хатын-кызлар хөрмәтенә бу кичне концерт номерлары белән район артистлары гына чыгыш ясап калмады, скрипачка Алена Агеева, Башкортстан Республикасының атказанган хезмәткәре Илнур Газизов та сәхнә тотты. “Бердәм Россия” партиясенең җирле бүлеге исеменнән Балалар думасы депутатлары залда утырган барлык ханымнарга чәчәк өләштеләр. Шушы ук көнне алар хастаханәдә дәваланучы хатын-кызларга, эшләүче шәфкать туташларына, бистә урамнарында очраган гүзәл затларыбызга да лаләләр бүләк иттеләр.
Бөек Ватан сугышы ветераны толы Сафура Җамалетдин кызы Садыйкова өчен быел 8 Март икеләтә бәйрәмгә әверелде. Хезмәт ветераны бәйрәм көннәрендә үзенең 95 яшьлек юбилеен каршы алды. Озын гомерле райондашыбызны гомер бәйрәме белән җирле муниципалитет вәкиле Сәгадәтулла Төхбәтуллин тәбрик итте. Ул юбилярга Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның котлау хатын һәм район җитәкчелегенең күчтәнәчен тапшырды. Социаль яклау бүлеге начальнигы Джанна Волкова Сафура әбигә һәм аның 93 яшьлек сеңлесе Нәкыя Ямалетдин кызы Зәйнуллинага Бөек Җиңүнең 70 еллыгына медальләрен тапшырды. Район ветераннар советы вәкиле Рәсимә Камалетдинова да аларга изге теләкләрен юллады.