Кече Урыссу авылында медальләр тапшырдылар

2015 елның 10 марты, сишәмбе

Кече Урыссу авылы мәдәният йортында  Бөек Ватан сугышы һәм тыл ветераннарына юбилей медальләре тапшыру тантанасы узды.

         Медальләрне чакырылган кунакларга Ташкичү авыл җирлеге башлыгы Рамиль Вәлиев һәм җирле ветераннар оешмасы рәисе Гөлсинә Шакирҗанова тапшырдылар. Чара кунаклары өчен сый-нигъмәтләр белән тулы өстәл һәм авыл мәдәният йорты үзешчәннәре  һәм мәктәп  укучылары тарафыннан бәйрәм концерты әзерләнгән иде. Чарага килә алмаган ветераннар һәм тыл ветераннарына медальләрне өйләрендә тапшырачаклар. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International