Халыкара хатын-кызлар көне 8 Март бәйрәменә багышлап Балалар иҗаты үзәгендә “Язгы ташкыннар” дип исемләнгән декоратив-кулланма иҗаты район бәйгесе күргәзмәсе узган.
2015 елның 11 марты, чәршәмбе
Әлеге күргәзмәдә балалар иҗаты укытучылары һәм тәрбияләнүчеләре куллары белән ясалган төрле номинациядә 60 артык эш катнашкан. Барлык катнашучылар да дипломнар һәм истәлекле бүләкләр белән таралышты. Бу көнне балалар әниләренә бәйрәм концерты да әзерләгән иделәр. Матур җырлар, дәртле биюләр һәм котлаулар бу көнне һәркемнең күңеленә хуш килде.