Әлеге уенның максаты укучыларга патриотик тәрбия бирү дәвамында гореф-гадәтләрне саклап калу һәм ныгыту. Балалар Бөек Ватан сугышы темасына тестлар чишкәндә, вакытка противогаз киеп-салган вакытта, канат тартышканда, винтовкадан атканда көчләрен, батырлыкларын, осталыкларын күрсәткәннәр. Чарада 5-8 сыйныф укучылары катнашкан. Җиңүчеләр булып жюри әгъзалары карары белән 8 сыйныф укучылары калган.