Казанда «Созвездие – Йолдызлык» бәйгесе старт алды

2015 елның 11 марты, чәршәмбе
Бүген "Созвездие-Йолдызлык" фестиваленең шәһәр сайлап алу туры уза. Чарада сәләтле һәм талантлы, эстрадада үзләрен күрсәтергә омтылган балалар катнаша. Бәйге программасында "Вокал", "Хореография", "Конферанс" кебек номинацияләр бар, һәм агымдагы елда яңа "ВИА" һәм "Театр моды" номинацияләре кертелгән. Сайлап алу 11 һәм 14 март көннәрендә "Әкият" театрында узачак. Гала-концерт 27 март көнне "Пирамида" күңел ачу үзәгендә үтәр дип планлаштырыла. Шуны да әйтергә кирәк, агымдагы елда фестивальдә биш меңнән артык кеше катнашкан.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International