Урыссу 2 санлы балалар бакчасында Халыкара хатын-кызлар көненә бәйрәм узды

2015 елның 12 марты, пәнҗешәмбе
Бакчаның музыка җитәкчесе Резеда Равил кызы Гәрәева тәрбиячеләр һәм барлык төркемнәрдән балалар белән берлектә кызыклы бәйрәм әзерләгән иделәр. 

Алар әниләрен, әбиләрен һәм барлык хатын-кызларны 8 Март бәйрәме белән котладылар һәм аларга онытылмас бәйрәм бүләк иттеләр. Бакча нәниләре үзләренең якыннары өчен бик тырышканнар - җырлар җырлаганнар, шигырьләр укыганнар һәм матур теләкләрен җиткергәннәр.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International