Агымдагы атнада Бәйрәкә авылында Татарстанның көньяк-көнчыгышында урнашкан тарихи-мәдәни мирас объектларын саклауга һәм өйрәнүгә багышланган түгәрәк өстәл узды.
Бу чара, Әдәбият елы кысаларында май аенда Бәйрәкә авылында үтәчәк төбәкара фәнни-гамәли конференциягә хәзерлек йөзеннән оештырылды. Конференция тумышы белән Бәйрәкәдән булган атаклы диндар һәм җәмәгать эшлеклесе, мәгърифәтче Мәсгут Гобәйдуллин тууга (1874-1921) 140 ел тулуга багышлана. Татарстан Республикасы Фәннәр Академиясе Ш. Мәрҗани исемендәге тарих институтының татар-болгар цивилизациясе бүлеге мөдире, ТР атказанган фән эшлеклесе Альберт Борһанов үз чыгышында билгеләп узганча, республиканың көньяк-көнчыгышы фән тарафыннан җитәрлек өйрәнелмәгән.
- Сезнең район җитәкчелеге һәм активистлары ярдәме астында без галимнәр белән бергәләп 2012 елда башланган эшне дәвам итәргә телибез. Ул вакытта мин районның барлык торак пунктларында булдым, каберлекләргә куелган ташлардагы язуларны өйрәнү максатында борынгы зиратларга кердем. Эпиграфика узган елларның бик күп серләрен ачып сала, безнең халыкның борынгы буыннары, шул исәптән аларның укымышлылыклары турында күзаллау тудыра. Шуны да әйтү гадел булыр, төзекләндерелгән зиратларда уңай энергетика сизелсә, каралмаган, ташландык хәлгә җиткерелгән зиратлар, киресенчә, бөтен хәлне суырып алды, - дип ассызыклаган кунак, шул рәвешле авыл җирлекләре башлыкларын иске зиратларны тәртиптә тоту буенча эшне җанландырырга чакырды. Чөнки шул ук Бәйрәкә авылы үрнәгендә тарихи-археологик, эпиграфик һәм архитектура һәйкәлләрен өйрәнү, XVI гасырга кадәр көньяк-көнчыгыш буш дала булган дип уйлаучы кайбер галимнәрнең фикерен кире кагарга ныклы нигез тудыра.
Кунаклар кабул итәргә әзерләнүче Бәйрәкә мәктәбе укытучысы Рәмзия Дәүләтханова туган авылы тарихы турында кыскача, шул ук вакытта кызыклы мәгълүмат җиткерде. “Бәйрәкә” сүзе казакчадан тәрҗемә иткәндә муллык дигәнне аңлата. 1968 елда хәзерге Бәйрәкә авылы урынына Мамадыш өязенең Кукмара авылыннан унбер гаилә килеп урнаша. Төрле сәбәпләр буенча туган җирләреннән качып киткән бу хуҗалыкларда кеше саны ишле була. Чөнки нәселдәге иң карт кеше үлмичә, аның балалары бүленеп, ягъни башка чыгып яши алмаган. Әмма алар хуҗалык дип аталмаганнар, ә җыен дип йөртелгәннәр. Әйтик, “Собхый җыены”, “Колый җыены”, “Калмәт җыены”... Бу унбер гаилә килеп төпләнгәдә, биредә фәкать Туйкә авылы гына булган. Бәйрәкәнең көнбатышында чирмешләр яшәгән.
Язучы, тарихчы Роза Авзалова-Сәлмәнованың үз чорында мәгърифәтчелек белән шөгыльләнгән атаклы шәхесләр турындагы мәгълүматы да түгәрәк өстәл артына җыелучыларда зур кызыксыну уятты. Кыскасы, әйдәүче галимнәр һәм белгечләр катнашында узачак Икенче төбәкара фәнни-гамәли конференция тарихи, мәдәни, экологик характердагы сорауларның киң спектрын үз эченә алыр һәм ул тирән эчтәлектә узар дип фаразлана.
Авыл җирлеге башлыклары, мәгариф учреждениеләре җитәкчеләре һәм башкалар катнашындагы түгәрәк өстәлне Бөтендөнья татар конгрессының җирле бүлеге, мәдәният һәм мәгариф бүлекләре, Бәйрәкә авылы җитәкчелеге һәм район мөхтәсибәте оештырды.