Миңсылу Хәйруллина тумышы белән Бәйрәкә якларыннан. Аның тормыш юлы, колхозда эшләгән еллары тулысы белән шушы авылга бәйләнгән.

2015 елның 13 марты, җомга

Миңсылу Хәйруллина тумышы белән Бәйрәкә якларыннан. Аның тормыш юлы, колхозда эшләгән еллары тулысы белән шушы авылга бәйләнгән. Нинди эш бар – барысын да эшләдем. Кияүгә чыктым һәм тормыш иптәшемнең әти-әнисен соңгы юлга озатканчы алар белән бергә гомер иттем. Дус-тату яшәдек. Закон буенча, ул елларда, хатын-кыз бала тапканнан соң 56 көн узгач эшкә чыгарга тиеш. Миңсылу Сәләхетдин кызы да бу очракта искәрмә түгел.

-  Олырак яшьтәге апалар, безнең “озын” отпускны уйламыйлар

да иде, - дип елмая ветеран. Имеш, алар заманында бер атнадан ук баланы калдырып эшкә чыкканнар. Төшке аш вакытында бала имезергә кайта идек. Ул заманнарда балаларны кайнаналар карашты. Шулай бервакыт ипигә чүпрә куярга җитешмәдем, шуңа күрә бу эшне кече яшьтәге улыма кушып калдырдым. Ул, әлбәттә, инде эшнең нәрсәдә булуын төгәл аңламаган килеш, әни кушкан эшне үтәп – камыр ясап куйган иде. Ул аны шулкадәр күп ясаган ки, биш буханка ипи һәм бик күп итеп көлчә пешерергә туры килде.

         Авылдашын котлап бу көнне Бәйрәкә авылы җирлеге башлыгы Зөлфия Ахуньянова  бүләген тапшырды. Ә социаль яклау бүлеге начальнигы Джанна Волкова юбилярга Россия Президентының котлау хатын һәм “1941-1945 елларда Бөек Ватан сугышында җиңүнең 70-еллыгына” медален такты. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International