Җир туйса, мал туя, мал туйса, ил туя

2015 елның 13 марты, җомга

Кышлатуның соңгы ике аенда савым, узган ел белән чагыштырганда, 3505 килограммга күбрәк тәшкил итә, табигый ки, сатуга чыга торган продукция күләме дә артык. Өстәвенә ул югары сорт белән озатыла.

Узган атнада район аграрчылары белән булган киңәшмәдә авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Марсель Зарипов үз чыгышын менә шундый күңелле саннардан башлады. Әйтик, ел башында гына һәр сыердан тәүлегенә уртача 4 килограмм сөт савып яшәргә тырышкан “Таң” җәмгыяте терлекчеләре бүген 7 килограммнан артык продукция җитештерә. “Игенче” җәмгыяте исә гомумән һәр сыердан көнлек савымны, узган елның шушы чорына караганда, уртача 3 килограммга арттыра алган. “Кәрәкәшле”, “Вафауллин”, “Ситдыйков” агроколлективларында да уңай үзгәреш күзәтелә. Әмма бу ахыргы чик түгел, дип басым ясады Зарипов. Сыерларның продуктлылыгын тагын да аттыру өчен эшне азык базасыннан башларга кирәк.

     - Бүген районда, дөрес, терлек азыгына кытлык кичерүче хуҗалыклар юк. Улакларда һәрвакыт азык бар. Әмма ул энергиягә бай азык түгел. Бу сорауны чишү өчен без үз каршыбызга кукуруз, рапс мәйданнарын арттыруны максат итеп куярга тиеш, - дип ассызыклады начальник.

      Хуҗалыкларда печән җитмәве дә үзен сиздерә. Без, гадәттә, хуш исле азыкның беренче чабымыннан гына мул уңыш җыя алабыз. Узган елда анысы да, көннәр козуга китү сәбәпле, бар җирдә дә тигез өлгермәде. Икенче чабым турында сөйләп тә торасы юк. Һава шартларына буйсынып түгел, аңа яраклашып эшләү ысуллары алгы планга чыккан мәлдә, район башлыгы аграрчылар каршына печәнле булу өчен ни эшләргә кирәк дигән сорауны куйды. Әлбәттә, иртә язын кузаклы үләннәрнең һәр гектарын ким дигәндә дә 1,5 центнер хисабыннан аммиаклы селитра белән тукландыру – беренче шарт. Карт үлән мәйданнарын киметү, яшь печәнлекләр булдыру – бу эш тә көн кадагында торырга тиеш.

         Рөстәм Нуриев, ашлык базарындагы бәяләрнең тотрыксыз һәм крестьян файдасына тормавын, шул сәбәпле терлекчелек, аеруча сөтчелекне табышлы тармак – яшәү чыганагына әвелдерүне күз уңында тотып, кукуруз мәйданнарын арттыру мәсьәләсенә тагын бер кат тукталды. “Кырлар патшасы” быел район буенча 3 меңнән артык гектар биләр дип фаразлана. Бу эш өчен барлыгы 87 тонна ярым орлык таләп ителә. Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең җитештерү маркетингы бүлеге консультанты Андрей Борисов хәбәр итүенчә, таләп ителгән күләмнең яртысыннан күбрәге кайтып өлгергән инде. Хуҗалыклар яңа орлыклар сатып алу белән дә шөгыльләнә. 2015 ел уңышы өчен ул 140 тонна күләмендә кирәк. Соңгы мәгълүматларга караганда, шуның 40 тоннасы кайтып җиткән, тагын 40 тонна  өчен акча түләнгән. Калган өлеше өчен авыл хуҗалыгы продукциясенә федераль һәм республика бюджетыннан бирелә  торган субсидиянең чираттагы траншы күчереләчәк.

         Быел сабан культуралары чәчүгә һәм көзге игеннәрне тукландыруга гына 2613 тонна минераль ашлама таләп ителә. Һәр гектарга физик авырлыкта 130 килограмм өстәмә сый керкән очракта да, бик күпләргә билбауларын кыса төшәргә туры киләчәк. Ә ашламасыз булмый! Рөстәм Нуриев ассызыклавынча, бүген хуҗалыкларның шактыенда җирләр ач. Ярлы туфрактан ничек итеп уңыш алмак кирәк?!

         Җитәкчеләр җәен, сөт мул вакытта, продукцияне киметмәү максатында яшел конвейер планы турында да киңәш-табыш кордылар. Кемдәдер май аенда көтү кертерлек уҗымнар бар, кемдәдер юк, аннан чыгуга коллективлар өлгергән костар һәм люцернаны урып ашатуны күздә тотлар. Шулай да яшел конвейер ышанычлы һәм аның эшендә өзеклек тумасынга рапсны ике тапкыр – көзге як өчен генә түгел, җәй уртасында да урып ашату өчен иртә язын чәчү максат итеп куелды.    

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International