«Абдулла Алиш -шагыйрь дә, әкиятче дә» дип исемләнгән тематик дәрес

2015 елның 13 марты, җомга
Иске Урыссу авыл китапханәсе китапханәчеләре мәктәпнең 1-5 сыйныф укучылары өчен "Абдулла Алиш - шагыйрь дә, әкиятче дә" дип исемләнгән тематик дәрес уздырдылар. Дәрес барышында балаларны язучының тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштырдылар, әкиятләре буенча викторина уздырдылар. Ә 3 һәм 4 сыйныф укучылары Абдулла Алишның "Чукмар белән Тукмар"  әсәрен сәхнәләштерделәр. Аннары балаларга авторның әкиятләренә төшерелгән "Куян кызы" һәм "Сертотмас үрдәк" мультфильмнарын күрсәттеләр. Чара слайдлар белән үрелеп барды. Чакырылган кунаклар булып башлангыч сыйныф укытучылары һәм балаларга язучы турында бик күп мәгълүмат биргән татар теле һәм әдәбияты укытучысы Гөлфия Рәфыйкова иде. Укучылар мөгаллим сөйләгәнне йотлыгып тыңладылар һәм сорауларга җавап бирделәр. Чара азагында балалар татлы бүләкләргә ия булдылар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International