16 марттан Татарстанда “Үлем белән кайда сату иткәннәрен хәбәр ит!” наркотикларга каршы Бөтенроссия акциясе старт алды.

2015 елның 17 марты, сишәмбе

Акциянең максаты наркотиклар куллану һәм аны саклау очракларын ачыклауны күз уңында тота. Татарстан Республикасы буенча наркотикларга каршы контроль Идарәсе “кайнар линия” ачты. Әлеге телефон буенча сез кеше организмына психотроп һәм наркотик йогынты ясаучы матдәләр,наркотик куллану һәм сату урыннары турында хәбәр итә аласыз. Бәлки, нәкъ менә сезнең шалтырату кемнеңдер гомерен саклап кала алыр. Исегезгә төшерәбез “Ышаныч телефоннары”: Казанда – (843)273-43-45; Бөгелмәдә – (85594)4-22-50.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International