Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Ютазы муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Район тарихы
Ютазы муниципаль районы башлыгы, Ютазы район Советы рәисе
Районның геральдикасы
Идарә органнары
Авыл җирлекләре
Районның мактаулы гражданнары
Ютазы авылының 100 еллыгына багышлана
Район тормышы
Кадрлар сәясәте
Тематик бүлекләр
Район оешмалары
Программалар, проектлар, конкурслар
Муниципаль контроль
Бюджеты куллану
Коррупцияга каршы көрәш
Комиссияләр
Рәсми мәгълүмат
Кулланучыларның хокукларын яклау
Ютазы районына - 25 ел
Документлар
Статус документлары
Ютазы районы Советының карарлары
Муниципаль район Башлыгы карарлары, боерыклары
Ютазы муниципаль районы Башкарма комитетының карарлары һәм боерыклары
Татарстан Республикасы Конституциясе
Регистры НХА
Коррупциягә каршы экспертиза
Матбугат хезмәте
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Гражданнар мөрәҗәгатьләре
Интернет кабул итү
Халык мөрәҗәгатләрен күзәтү
Еш бирелә торган сораулар
Муниципаль hәм дәүләт хезмәтләр
Муниципаль районнар
Ютазы муниципаль районы
Кече бизнеска йөз белән
2015 елның 17 марты, сишәмбе
Узган атна ахырында Урыссу бистәсендә күптән түгел генә эшли башлаган сәнәгать мәйданчыгында республикада эшмәкәрлеккә ярдәм күрсәтү департаменты вәкилләре районның кече һәм урта бизнес җитәкчеләре белән очрашты.
Безнең районда кече һәм урта эшмәкәрлекнең 601 субъекты эшли, 457 шәхси эшкуар үз эшчәнлеген алып бара, кече предприятиеләрдә 1110 кеше мәшгуль. Кече бизнесның алты вәкиле үз кәсепләрен үстерү өчен грант отты. Бу хакта район башкарма комитеты җитәкчесе Андрей Подовалов районның социаль-икътисади үсеше турында сөйләгәндә әйтеп узды. Урыссу сәнәгать мәйданчыгы территориясендә күптән түгел ачылган җитештерү тармакларының үсешләре турында “Горизонт” җәмгыяте учредителе Ратмир Мәүлиев таныштырды. Киләчәктә биредә өстәмә эш урыннары оештыру күздә тотыла, дип билгеләп узды ул.
Татарстан Рсеупбликасының икътисад министры урынбасары – эшмәкәрлеккә ярдәм күрсәтү департаменты начальнигы Рөстәм Сибгатуллин, 2015 елда республикада эшмәкәрлекне үстерү стратегиясе кысаларында күрсәтеләчәк дәүләт ярдәменең төп чаралары белән таныштырды. Нигездә, үсеш программасы шәхси сәнәгать парклары ( шул исәптән муниципаль өлешне дә кертеп), яшьләр инновацион иҗат үзәкләре һәм башка шундый объектлар оештыру һәм үстерүне үз эченә ала. Сибгатуллин, шулай ук, лизинг грантлар бирү шартлары белән таныштырды. Авыл хуҗалыгы бизнесында, әйтик, килешүдә күрсәтелгән суммадан 50 процент, ягъни 3 миллионга (эш башлаучылар 1 миллионга) кадәр лизинг алырга мөмкин. Моннан тыш, җиһаз, биналар төзелеше һәм аларны үзгәртеп корган өчен чыгымнарны субсидиляләү дә гамәлдә, дип ассызыклады ул.
- Без бизнес хокукларын, әйтик, җинаять тикшерүләреннән яисә
контроль органнардан яклыйбыз һәм киңәшләр бирәбез, - дип үз чыгышында басым ясады эшмәкәрләрнең хокукларын яклау буенча иҗтимагый кабул итү бүлмәсе җитәкчесе Рөстәм Янтыков. – Ләкин корпоратив низагларны һәм арбитраж тикшерүләрне карамыйбыз.
Ахырда район урта бизнес предприятиеләренең берсен оешытыручы, “Бетон+” җәмгыятенең икътисад буенча директор урынбасары Илдар Гәрәев һәм крестьян-фермерлык хуҗалыгы башлыгы Рәшит Идрисов сораулар бирде. Аларны илдә барган икътисади кризис шартларында банкларда процент ставкаларының артуы һәм салым түләүләрен реструктуризацияләү мөһимлеге борчыды.
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
1
май, 2026 ел
01.05.2026 ашыгыч кисәтү
01.05.2026 ашыгыч кисәтү
Хөрмәтле райондашлар һәм кунаклар! Яз һәм Хезмәт бәйрәме — 1 Май белән чын күңелдән котлыйм!
Бу көн бердәмлекне, хезмәт сөючәнлекне һәм үсешкә омтылуны — районыбыз иминлегенең ныклы нигезен тәшкил иткән кыйммәтләрне гәүдәләндерә.
30
апрель, 2026 ел
Яшь көрәшчеләр "Олимп"та очрашты
Урыссу бистәсенең «Олимп» спорт-сәламәтләндерү комплексында 16 яшькә кадәрге яшүсмерләр арасында грек-рим көрәше буенча республика турниры уза.
Федерация Кубогында бронза
Димтамак авылының «Аккош» балалар бакчасыннан яшь спортчы Дамир Нәгыймов киокушинкай — Федерация Кубогы ярышларында үзен танытты. Кумитэ дисциплинасында дистәләгән катнашучы арасында киеренке көрәштә Дамир, мактаулы өченче урын алып, бронза медаль яулый алды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз