Ютазы самбочылары республика җыелма командасына эләккәннәр

2015 елның 18 марты, чәршәмбе

Тренерлар Радик Җәләев һәм Хәлил Фәрхетдинов тәрбияләнүчеләре Татарстан беренчелегендә катнашып, призлы урыннарга лаек булганнар, ә бу исәаларга республика җыелма командасына эләгү хокукы биргән.

Хәзер инде спортчыларга Идел буе федераль округы беренчелегендә районыбыз данын якларга туры киләчәк. Әлеге ярышларда Россиянең 14 өлкәсеннән спортсменнар катнашыр дип көтелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International