Районның автоинспекторлары ялган таныклык белән бер машина йөртүчене кулга алганнар

2015 елның 18 марты, чәршәмбе

Күптән түгел районның автоинспекторлары ялган таныклык белән бер машина йөртүчене кулга алганнар.

ЮХИДИ хезмәткәрләре Азнакай-Ютазы юлында күрше районнарның берсендә яшәүче КамАЗ машинасы йөртүчесен туктатканнар. Күрсәтелгән машина йөртү таныклыгыннан автоинспекторлар шикләнгән. Тагы да ныграк тикшергәннән соң, әлеге машина йөртүченең гомумән машина йөртү таныклыгы булмавы ачыкланган.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International