Урыссу гимназиясендә “Кайда үлем белән сату итүләре турында хәбәр ит” акциясен уздырганнар

2015 елның 19 марты, пәнҗешәмбе

Урыссу гимназиясенең “SaMoSтоятельные дети” проекты катнашучылары “Кайда үлем белән сату итүләре турында хәбәр ит” акциясен уздырганнар.

Балалар наркотиклар сату урыннары турында кая хәбәр итәргә булуын күрсәткән һәм телефон номерлары язылган буклетлар әзерләгәннәр һәм аларны урамда узучы кешеләргә өләшкәннәр. Алар, шулай ук, яшьләр арасындагы наркотиклар проблемасына битараф калмаска чакырганнар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International