“Стройбетон” предприятиясе директорына карата административ эш кузгатылды

2015 елның 19 марты, пәнҗешәмбе

Район прокуратурасы “Стройбетон” җәмгыятедә хезмәт закончалыгы таләпләре үтәлешен тикшерде.

Тикшерү барышында предприятиедә закон таләпләре бозылуы ачыкланды: 2014 елның декабреннән хезмәт хакы буенча бурыч җыелган. Предприятиенең 38 хезмәтчәненә 370 мең сум күләмендә хезмәт хакы түлисе бар. Тикшерү нәтиҗәләре буенча әлеге предприятие директорына карата РФ Административ хокук бозулар кодексы 5.27 маддәсенең 1 өлеше нигезендә (вазифаи зат тарафыннан хезмәт һәм хезмәтне саклау турындагы закончалыкны бозу) административ эш кузгатылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International