Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Ютазы муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Район тарихы
Ютазы муниципаль районы башлыгы, Ютазы район Советы рәисе
Районның геральдикасы
Идарә органнары
Авыл җирлекләре
Районның мактаулы гражданнары
Бөек Ватан сугышында җиңүнең 75 еллыгы
Ютазы авылының 100 еллыгына багышлана
Район тормышы
Кадрлар сәясәте
Тематик бүлекләр
Район оешмалары
Программалар, проектлар, конкурслар
Муниципаль контроль
Бюджеты куллану
Коррупцияга каршы көрәш
Комиссияләр
Рәсми мәгълүмат
Кулланучыларның хокукларын яклау
Ютазы районына - 25 ел
Документлар
Статус документлары
Ютазы районы Советының карарлары
Муниципаль район Башлыгы карарлары, боерыклары
Ютазы муниципаль районы Башкарма комитетының карарлары һәм боерыклары
Татарстан Республикасы Конституциясе
Регистры НХА
Коррупциягә каршы экспертиза
Матбугат хезмәте
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Гражданнар мөрәҗәгатьләре
Интернет кабул итү
Халык мөрәҗәгатләрен күзәтү
Еш бирелә торган сораулар
Муниципаль hәм дәүләт хезмәтләр
Муниципаль районнар
Ютазы муниципаль районы
Россия укытучылары белән горурлана
2015 елның 20 марты, җомга
Бүгенге көндә мәктәп укыту белән генә шөгыльләнә алмый, ул баланы мөстәкыйльлеккә, нинди дә булса эш башкарырга һәм аның өчен җавап бирергә, карарлар кабул итәргә, үзенең хокукларын якралга, әйләнә-тирә мохиткә, җәмгыятькә яраклаша белергә дә өрәтергә тиеш.
Галина Матвеева, Зөлфия Идрисова
Кеше тойгылары арасында безгә аеруча да якын булганнары бар. Алар барлык байлыклардан - акча, матди муллыктан да кадерлерәк. Моның өчен күпне бирергә була, иң мөһиме, бу хисләрнең безнең күңел тү\рендә булуы.
Дуслык! Нинди олы мәгънәгә ия сүз.
Урыссу 2 санлы мәктәбенең башлангыч сыйныфлар укытучысы Елена Хворонова күп вакытын сыйныфның бердәм, дус-тату һәм бер-берсенә карата шәфкатьле булуларына күп игътибар бирә торган укытучы. "Иң яхшы сыйныф җитәкчесе" район бәйгесендә катнашып, Елена Александровна күрсәткән ачык дәрес тә "Дуслык" темасына багышланды.
Балалар "Чебурашка һәм крокодил Гена" мультфильмын караганнан соң, сыйныф сәгатенең темасын үзләре әйтеп бирде. Алар укытучылары белән бергә әкият геройларын эзләп таптылар, дуслык йорты төзеделәр һәм дуслык агачы үстерделәр. Ә агач яфракларына балаларның исемнәре язылган кул чуклары әверелде. "Ни өчен дуслаша белү кирәк?" дигән сорауга җавапны Елена Александровна балаларның үзләреннән таптырды. Сыйныф сәгате сизелмичә үтеп китте. Мондый сәгатьләр балаларның күңелендә озак саклана.
Елена Хворонова намуслы һәм гадел, бар яклап та үз эшенең остасы. Ул үзенең һәр укучысын хөрмәт итә һәм ярата, аларның эчке дөньяларын аңларга тырыша. Алар белән бергә шатлана, кайгылары булса - көенә. Укучыларның ышанычына тап төшермәскә тырыша. Ә балалар моның өчен аңа хөрмәт белән карый һәм ярата.
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
1
май, 2026 ел
01.05.2026 ашыгыч кисәтү
01.05.2026 ашыгыч кисәтү
Хөрмәтле райондашлар һәм кунаклар! Яз һәм Хезмәт бәйрәме — 1 Май белән чын күңелдән котлыйм!
Бу көн бердәмлекне, хезмәт сөючәнлекне һәм үсешкә омтылуны — районыбыз иминлегенең ныклы нигезен тәшкил иткән кыйммәтләрне гәүдәләндерә.
30
апрель, 2026 ел
Яшь көрәшчеләр "Олимп"та очрашты
Урыссу бистәсенең «Олимп» спорт-сәламәтләндерү комплексында 16 яшькә кадәрге яшүсмерләр арасында грек-рим көрәше буенча республика турниры уза.
Федерация Кубогында бронза
Димтамак авылының «Аккош» балалар бакчасыннан яшь спортчы Дамир Нәгыймов киокушинкай — Федерация Кубогы ярышларында үзен танытты. Кумитэ дисциплинасында дистәләгән катнашучы арасында киеренке көрәштә Дамир, мактаулы өченче урын алып, бронза медаль яулый алды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз