Гимназиядә Нәүрүз бәйрәме!

2015 елның 23 марты, дүшәмбе

21 нче март көнне гимназия яны гөрләп торды. Моның сәбәбе – Нәүрүз бәйрәме.

     Бу бәйрәмне безгә борынгы бабаларыбыз биреп калдырган. Кышлар үтеп, табигать яңара башлагач, көннең төн белән тигезләшкән бер мәлендә кешеләр “Нәүрүз” бәйрәмен билгеләп үткәннәр. Ул Яңа елны каршылау бәйрәме генә түгел, Өмет бәйрәме дип тә  аталган. Бу көнне халкыбыз Нәүрүзбикә хөрмәтенә төрле ярышлар оештырган, җырлаган, биегән, күңел ачкан.

    Безнең көннәрдә халык йоласы буларак бу бәйрәм яңадан сафка басты. Безнең гимназиядә бәйрәмнең барлык кануннарын сакларга тырышты. Театральләштерелгән күренештә, өйдән - өйгә йөреп, сый – хөрмәт җыю да, биләмәләре өчен  Кыш бабайның Нәүрүзбикә белән ярышуы да, язны мактап, җыр – биюләр башкару да, матур – матур теләкләр дә урын алды. Ә казанда пешкән бәйрәм ботасы ярышта җиңелүчеләрне һәм җиңүчеләрне дуслаштыру чарасына әверелде.

   Шушы зур бәйрәм уңаеннан барлык милләттәшләребезне котлыйбыз. Язгы гөрләвекләр  барыбызга да бәхет – куаныч, саулык – сәламәтлек, шатлык, уңыш, яктылык белән тулы көннәр генә алып килсен. Илләребез имин,эшләребез уң, тормышларыбыз мул булсын.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International