Районның балалар иҗаты үзәге каникулларны файдалы уздырырга тәкъдим итә

2015 елның 23 марты, дүшәмбе

Балалар иҗаты үзәге язгы каникулларны файдалы уздырырга тәкъдим итә.

25 мартта “Энергия” стадионында балалар өчен “Нәүрүз” бәйрәме оештырыла. 30 мартка кадәр балалар иҗаты үзәгендә “Мин сугыш турында ниләр беләм?” дип аталган иншалар конкурсында катнашырга мөмкин, 27 мартта “Энергия” стадионында шахмат турниры планлаштырыла. Дүшәмбе көнне, 30 мартта, биредә лего буенча бәйге үтәчәк: иң яхшы конструктор ачыкланачак.



ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International