Урыссу гимназиясенең беренче сыйныф укучылары “Энергия” стадионы янына урнашкан “Шмель” картинг-клубына экскурсия ясады.
Картингчыларның тренер-укытучысы Венир Киреев укучыларга клубның барлыкка килү тарихы турында сөйләде, дипломнар һәм кубоклар күрсәтте. Беренче сыйныф укучыларына картларда йөреп карап, үзләрен спортчылар итеп хис итәргә мөмкинлеге бирелде. Тренер балаларны танылган спортчылар тормышыннан фактлар белән кызыксындыра алды. Картингта үз спорт карьераларын ”Формула-1”дә ярышып, җиде тапкыр дөнья чемпионы исемен яулаган Михаэль Шумахер, ралли буенча дүрт тапкыр дөнья чемпионы Себастьян Лоэб, халыкара һәм Россия ярышларында күп тапкыр җиңүче Алексей Васильев кебек гамәлдә барлык танылган узышчылар башлаган.
Картинг белән төрле яшьтә шөгыльләнергә мөмкин. Зур шәһәрләрдә түбәсе ябылган картодромнар бар, аларда ел әйләнесендә шөгыльләнергә мөмкин. Анда машиналар прокатка бирелә, әмма гамәлдә һәр картинг-үзәктә узыш мәктәпләре оештырылган. Балаларга күнекмәләр уздырырга биш яшьтән рөхсәт ителә, һәм инде ике-өч айдан соң яшь пилотларның беренче узышларын оештыралар. Спорт картингының иң кече “Микро” “һөнри” классын да алты-җиде яшьлек узышчылар үзләштергән. Картларда йөрергә өйрәнеп, алар, үсә төшкәч, җиңел генә зур машиналарга күчеп утыра һәм әйләнә узышлары, юлсыз урыннарда узышлар яки автомобиль спортының “кыясы” – классик ралли белән шөгыльләнә алалар. Тормышта яхшы йөртүче булу да начар түгел.
Экскурсия ахырында тренер укучыларны язгы каникулларны актив уздырырга һәм үзләренә туры килгән спорт төрен сайларга чакырды.