«Җырлы-моңлы балачак» татар җырлары бәйгесе

2015 елның 26 марты, пәнҗешәмбе

"Җырлы-моңлы балачак" Халыкара телевизион татар җыры фестивале 
Март аенда Казан шәһәрендә Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган "Җырлы-моңлы балачак" Халыкара телевизион татар җыры фестивале узды. "ТНВ" каналы чакыру буенча әлеге фестивальдә Урыссу музыка мәктәбе укучысы Камилла Яркова да катнашты.  Ул халкыбызның "Ай, җаный, вай, җаный" җырын башкарды. Жюри әгъзалары Камилланың чыгышын югары бәяләде. Әлеге чыгышларны апрель аенда телканалдан "Яшь ТНВ" яшьләр һәм балалар тапшыруы аша карап булачак. Бәйге җиңүчеләре SMS-тавыш бирү аша илгеләнәчәк. Кечкенә йолдызчыгыбыз өчен тавыш бирүегезне сорыйбыз!


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International