24 март көнне Яр Чаллы шәһәрендә шәхеснең эчке дөньясын ачу, аңарда әйләнә-тирәгә карата аңлы караш, миллирух, гражданлык, патриотлык хисләре тәрбияләү максатыннан "Пушкин укулары" узды.
Әлеге бәйгедә Подгорный мәктәбеннән Гөлназ Баталова 3-6 сыйныф укучылары арасында "Каләм тибрәтү" номинациясендә 2 урынга лаек була (җитәкчесе Нафикова В. Н.)