Бөек Ватан сугышы тәмамлануга инде күп еллар үтсә дә, вакыт әлеге яраны һаман дәвалап бетерә алмый. Җиңү көне кеше хәтерендә чиксез бәхет-шатлану һәм шул ук вакытта матәм көне булып кала бирә. Җиңүнең 70 еллыгын каршы алган көннәрдә тыл ветераннарына, сугышта катнашучы ветераннарыбызга бөтен ил буенча котлаулар һәм бүләкләр тапшырыла.
Ютазы районында да юбилей медальләрен һәм Татарстан Республикасы Хөкүмәтеннән азык-төлек наборлары һәм бүләкләр тапшыру дәвам итә. Ветераннар күзләрендә яшь һәм шул ук вакытта дулкынлану белән әлеге бүләкләрне кабул итәләр. Районда юбилей медальләрен тапшыру Бөек Җиңүнең 70 еллыгына каршылау чаралары кысаларында уза.