Узган атнада район мәдәният йортында районның эш һәм мәшгульлек үзәге вакансияләр ярминкәсе уздырды.
Эш табарга теләүчеләр белән:
- “ТАТ- РДС” ҖЧҖ
- “ВОЛМА-Абсалямово” ҖЧҖ
- “Уруссинский электромеханический завод” ҖЧҖ
- ”Электросоединитель” ААҖ
- Ютазы районы кулланучылар җәмгыяте
- “Агро Мир” ҖЧҖ предприятиеләре очрашты
ярминкәгә барлыгы 21 вакансия тәкъдим ителде.
ярминкәгә килүчеләргә үзәк белгечләре консультацияләр бирделәр, хезмәт базарының бүгенге торышы белән таныштырдылар. Аларга шулай ук эшкә урнашу буенча да консультацияләр бирделәр.
Ә оешмалар инвалид кешене эшкә алу буенча, аны иҗтимагый эшләргә җәлеп итү буенча да консультация алдылар. Ярминкә нәтиҗәләре буенча 10 кеше төрле эшкә алынуга анкеталар тутырдылар.