Ютазы районы ЮХИДИеның пропаганда буенча өлкән инспекторы, полиция лейтенанты Радик Гыйлаҗев балалар юл-транспорт травматизмы буенча 2014 ел нәтиҗәләре буенча статистика саннарын мисал итеп китерде, балалар катнашында юл-транспорт вакыйгалары турында бәян итте. Ул шулай ук әти-әниләр игътибарын җәйге сезон керү белән велосипедлары булган балаларны контрольдә тоту мөһимлегенә юнәлтте, шулай ук скутерлар белән аларны йөртү таныклыгыннан башка идарә итүгә юл куелырга тиеш түгеллеге турында кисәтте.