Мәктәпкәчә яшьтән башлап юл йөрү кагыйдәләренә хөрмәт уяту бик мөһим тәрбия чараларының берсе. Урамда, юлада йөргәндә үзеңә –үзең игътибарлы булу, юл йөрү кагыйдәләрен бер генә минутка да истән чыгармауны балалар бакчасында һәрдаим аңлатып, искә төшереп торалар. Бу балалар бакчасында эшләүчеләрнең иң мөһим бурычларының берсе.
Гаиләдә юл йөрү кагыйдәләрен тәрбияләү процессының роле әйтеп бетергесез зур һәм мөһим. Чөнки ата-анадан күреп бала үзен юлда ничек тотарга өйрәнә. Алар әти-әнисе эшләгәнне кабатлый. Ата-ана балалары өчен үрнәк булып торалар.
Ә тәрбияченең максаты өйдә өйрәнгәнне тагын бер тапкыр ныгыту, кабатлау. Бәйге барышында безнең балалар бакчасында “Куркынычсызлык прогнозлары” дип исемләнгән мәгълүмати стендлар ясалды, юл йөрү кагыйдәләре ясалган һәм язылган плакатлар урнаштырылды.
Ата-аналар балалары белән берлектә төрле бәйгеләрдә катнаштылар. Бигрәк тә Медведевлар, Миннуллиннар, Яруллиннар. ЗәйдуллиннарЮ, Кутлиәхмәтовлар, Гатченколар, Миргалимовлар һәм Гәрәевлар гаиләләрен атап үтәсе килә.
Автомобильдә җилдереп йөргәндә, тиешсез урыннан юлны кисеп чыкканда үзегезнең яныгызда балаларыгыз булуын онытмасагыз иде. Аларны авыр ситуацияләрдән саклап кала алсагыз иде. Юл йөрү кагыйдәләрен һәрвакыт истә тотыгыз!!!