Балалар иҗаты үзәгендә “Хәтерлибез! Горурланабыз!” дигән шахмат турниры узды

2015 елның 31 марты, сишәмбе

Балалар иҗаты үзәге халкыбызның Бөек Ватан сугышында данлы җиңүе юбилеена багышланган чараларны уздыруын дәвам итә.

“Хәтерлибез! Горурланабыз!” дип аталган шахмат турниры да әлеге тантаналы юбилейга багышланды. Аңа “Ак ладья” берләшмәсе тәрбияләнүчеләре чакырылган иде. Балаларга сугыш вакытында шахмат уенының стратегик әһәмияте турында сөйләделәр. Бөек полководецлар бу уенның барлык йөрешләрен һәм ысулларын өйрәнергә тырышканнар, чөнки, “әгәр тактада отсаң, тормышта да отасың”. Шуңа күрә шахматны хәрби техника белән берлектә, безнең җиңүнең коралы, дип хаклы рәвештә әйтергә мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International