Кошлар көненә багышланган уен-викторина экологик уены

2015 елның 1 апреле, чәршәмбе
27 март көнне Ташкичү авыл мәкдәният йорты китапханәсендә "Хуш киләсез, кошкайлар!" дип исемләнгән кошлар көненә багышлап уен-викторина узды.
Әлеге чараның максаты булып укучыларны кошларның күптөрлелеге һәм аларның тормышы белән таныштыру, кошларның кеше тормышында һәм табигатькә бйәләнеше һәм әһәмияте турында җиткерү, аларга карата мәхәббәт тәрбияләү.
Алып баручы-китапханәче Люция Әфләтүнова бәйрәмнең килеп чыгышы белән таныштырып үтте, аннары кошлар тормышыннан кызыклы фактлар китерде. Чыгышларны тыңлаганнан соң балалар кошлар белән сак булырга. аларга кыш көннәрендә һәм азык табалмаган вакытларда оялар ясап куярга кирәклеген төшенделәр. 

Китап битләреннән безнең яктагы кошлар белән таныштырдылар. Аннары балалар табышмакларга җаваплар эзләделәр, кошларның нинди авазлар чыгарып сайрауларын тыңладылар. Алар шулай ук бик кызыксынып "Кем белә?" уенында катнаштылар. 

Очрашу бик тә кызыклы һәм мавыктыргыч узды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International