Район советы юл хәрәкәте иминлеге буенча комиссия утырышы уздырды

2015 елның 2 апреле, пәнҗешәмбе

Агымдагы атна башында район советының утырышлар залында район башылыгы Рөстәм Нуриев җитәкчелегендә юл хәрәкәте иминлеге буенча комиссия утырышы узды.

Комиссия эшендә 2012-2012 елларга исәпләнгән Юл хәрәкәте иминлеген күтәрү буенча муниципаль максатчан программа  үтәлеше тикшерелде. Районның ЮХИДИ бүлеге начальнигы Эдуард Фәйзрахманов агымдагы елның беренче квартылына юл хәрәкәте торышы буенча анализ ясады. Ул, шулай ук, юлларның кардан ачылуы сәбәпле кайсы урыннарга күбрәк игътибар таләп ителүенә игътибарын юнәлтте. Һәм узып баручы кышта юлларны кардан арындыруга, авыр ситауиядә калган машиналарга тиз арада ярдәм килеп җитүне тәэмин иткән “Төзекләндерү” предприятиесен билгеләп узды. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International