Бәйгенең финал этабында катнашу өчен Республиканың 45 укытучысы чыккан. Шулар арасында Иске Урыссу мәктәбенең математика укытучысы Зинфира Гыйззәтуллина да бар. Бәйге Казан шәһәрендә 13 апрельдән алып 17 апрельгә кадәр узачак. Зинфира Габделхак кызын чын күңелдән тәбрик итәбез һәм аңа уңышлар теләп калабыз!