«Мәктәп директоры-2014»

2015 елның 2 апреле, пәнҗешәмбе
"Мәктәп директоры - 2014 Бөтенроссия бәйгесе старт алды. Әлеге бәйгедә катнашырга мәгариф учреждениеләре җитәкчеләре чакырыла. Бәйгегә юлламалар 15 апрельгә кадәр кабул ителә. 

Безнең районның мәктәп директорлары әлеге бәйгедә елның елына катнашырга тырышалар һәм призлы урыннарга лаек булалар. Шуларның берсе Каразирек мәктәбе директоры Ситдикова Фирүзә Әхәт кызы. Ул Бөтенроссия "Мәктәп директоры-2014" җиңүче дипломы белән бүләкләнде. Без үз чиратыбызда Фирүзә Әхәт кызын әлеге җиңүе белән тәбрик итәбез һәм аңа яңадан-яңа уңышлар теләп калабыз. 

      
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International