Мортазина Салиха апага Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан юбилей медальләрен тапшырдылар

2015 елның 4 апреле, шимбә
Бүген Иске Урыссу авылында гомер кичерүче Мортазина Салиха апага Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан юбилей медальләрен һәм Республика җитәкчесе Рөстәм Миннеханов, район башлыгы Рөстәм Нуриев исеменнән бәйрәм бүләкләрен тапшырырга районның мәдәният бүлеге начальнигы Алсу  Хөсәинова барды. 
Салиха апа бүгенге көндә исән булган сугышның эчендә кайнаган ике хатын-кызларыбызның берсе.Гүзәл май айларының бер көнендә, алла бирсә, ветераныбызга 95 яшь тулачак. Бик авыр гомер юлы үткән кеше, балачакта ятим кала, үзе теләп сугышка китә. -Аннан кайтсам. авылда кияүгә чыгарлык бер ир-егет тә калмаган иде: я яшь малайлар, яисә карт бабайлар гына. Шулай үземнән берничә яшькә яшьрәк булган егеткә кияүгә чыктым. Аннан ун бала таптым. Аллага-шөкер, бүген тормышым түгәрәк. Балаларым, онык-оныкчыкларым янымда. Дөньябыз тыныч булып, тигезлектә яшәргә язсын иде барыбызга да дип, тели ак әбиебез.
Алсу Хөсәинова Салиха апага дип багышлап җырлаган Авыл көенә ветераныбыз үзе дә түзмәде. кушылып җырлап җибәрде. Ә җырлаганда күзләреннән мөлдерәп чыккан күз яшьләрен күргәч, әбине котларга дип килгән кунакларның, балаларының күңеле дә нечкәреп китте.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International