«Китап белән яшәү күңелле»

2015 елның 4 апреле, шимбә
2 апрель көнне балалар үзәк китапханәсендә Халыкара балалар китабы көненә багышланган "Китап белән яшәү күңелле" дип исемләнгән әдәби уен узды. Китапханәчеләр янына кунакка бу көнне Урыссу гимназиясенең 2 сыйныф укучылары килгән иде. Балалар китапханә буйлап экскурсиядә булдылар, уку залы, абонементның нәрсә икәнен белделәр, кызыклы журналлар белән таныштылар. Аннары китапханәчеләр әлеге көннең килеп чыгышы турында сөйләделәр. Алар шулай ук, нәкъ бу көнне балалар язучысы Ганс Христиан Андерсенның тууын да белделәр. Чара барышында укучыларга "Гришкины книжки" дигән фильм да күрсәттеләр. Чара азагында укучылар татлы бүләкләргә ия булдылар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International