Илкам Дәүләтов Яшь Депутат Мәктәбе федераль проектында катнашты

2015 елның 4 апреле, шимбә

Күптән түгел  Казан шәһәрендә Яшь Депутат Мәктәбе федераль проектының беренче этабы узган.

Проектка Татарстанның төрле районнарыннан 150 катнашучы килгән. Катнашучылар биш төркемгә бүленеп дүрт сәгать дәвамында Татарстан Республикасының гамәлде законнарын тагы да камилләштерү өстендә эшләгәннәр. Соңыннан кандидатлар жюри әгъзалары алдыннан үзләренең проектларын яклаганнар. Әлеге проект алда торачак муниципаль һәм Татарстан Республикасы Президенты сайлауларына  яшь буынның югары дәрәҗәдә әзер булуларын күрсәткән.  Безнең районанн әлеге проектта Дим-Тамак авыл җирлеге депутаты, районның яшьләр палатасы рәисе Илкам Дәүләтов катнашкан. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International