Күптән түгел Ютазы авылы мәдәният йортында, 50, 60 ел бергә гомер иткән парларны котлап “Минем бәхетле гаиләм” дип исемләнгән бәйрәм чарасы булып узды.
Ютазы авылы ветераннар советы рәисе Фәния Әхмәтшина аларның һәрберсенә матур шигырь юллары һәм аларның тормыш юллары турында кыскача мәгълүмат әзерләгән иде. Бу көнне сәхнә түренә илле ел иңне-иңгә куеп гомер кичергән Фәния һәм Наил Хәмидуллиннарны чакырдылар. Алар сугыш чоры балалары. 1965 елның 11 гыйнварында язылышалар. Ике ул тәрбияләп үстерәләр, бүген инде онык-оныкчыклар үсеп килә.
- Әлеге тату гаилә авылда яшьләргә үрнәк булып тора, аларның
бер вакытта да бер-берсенә авыр сүз әйткәннәре юк, дип үз котлауларын җиткерде юбилярларның ут күршеләре Әминә апа Галләмова.
Икенче булып сәхнәгә күтәрелүчеләр, шулай ук быел үзләренең алтын туйларын билгеләп үтүче Гөлфирә һәм Ренат Сөләймановлар. Алар да 1965 елның 25 декабрендә бер-берләренә вәгдәләр биреп тормыш корып җибәрәләр. Бер кыз һәм бер улга тормыш бүләк итәләр. Ничек итеп япь-яшь, яңа гына армия сафларыннан кайткан, чибәр матрос егетне эләктерә алдың дигән сорауга:
- Ул мине үзе кинодан соң озата кайтты. Шулай өч буе озатышып,
матур итеп йөрдек. Аннары гына тәкъдим ясады. Шулай да әле мин кияүгә чыканымны сизми дә калдым, дип шаярып алды Гөлфирә апа. Тормышыбз матур, башта икәү генә булсак, аннары, балалар тугач, дүрткә әйләндек. Ә бүгенге көндә без инде 13 кеше, дип бәхет-куанычлары булган онык-оныкчыклары белән таныштырдылар алар. Гөлфирә апа авыл мәдәният йорты каршында эшләп килүче “Замандашлар” ветераннар коллективы әгъзасы да булып тора икән әле. Әниләре кебек үк ул һәм кызлары да матур итеп җырлыйлар, оныклары бәгырь түренә үтеп керерлек итеп шигырь сөйләде.
Бу көнне сәхнәгә күтәрелүчеләр арасында Гөлфирә һәм Фәрит Җәләевлар да бар иде. Аларның да агымдагы елның көзендә алтын туйлары көтелә. Әтисе сугышка киткәндә Гөлфирә апа биш айлык бала булып бәллүдә кала.
- Без сугыш чоры балалары. Ул авыр еллар булды. Сугыштан соң
илне торгызырга кирәк иде. Уффалла арбасы тартып авыр эшләрдә эшләгәнне һич онытасыбыз юк. Ә хәзер, аллага-шөкер. Тыныч тормышта гомер кичерәбез, дип үз фикерләре белән уртаклашып алды Фәрит абый. Юбилярларның ике уллары, киленнәре һәм оныклары сәхнәгә күтәрелеп рәхмәт сүзләре җиткергәндә, алардан да бәхетле кеше булмагандыр. Котлаулардан соң Гөлфирә апа уйнаган гармунга Фәрит абый “Яшь гомер” җырын җырлап яшьлекләрен искә төшереп алдылар.
Сәхнәгә күтәрелгән соңгы гаилә алтмыш ел иңне –иңгә куеп гомер итүчеләр Нургали һәм Сәфурә Шакировлар. Алар 1955 елның 30 маенда кавышалар. Алар да пар күгәрченнән кебек гомер итеп дүрт балага тормыш бүләк итәләр. 12 яшьләреннән шахтада эшлиләр, чит илләргә китеп яшәргә туры килсә дә, туган як үзенә тарта. Алар Ютазыга кайтып төпләнәләр. Пар күгәрченнәнрдәй гөрләшеп. Бер-берсенә юл куеп яшәгән парлар гына шулай озын гомер юлы үтә ала торгандыр. Бу матур пар да бергәләп дүрт балага гомер бүләк итә, бүген инде аларны сөендереп яшәргә сигез онык бар.
“Кояшкай” балалар бакчасы тәрбияләнүчеләре башкаруында яңгыраган матур җырлар, дәртле биюләр, шигырьләр матур парларга бәйрәм бүләге булып яңгырады. Авыл җирлеге башлыгы Гөлнара Сәфиуллина һәр парга үзенең изге текләрләрен җиткереп җирлек исеменнән бүләкләр тапшырды. Бу көнне сәхнәгә күтәрелгән Ютазы авылы җирлегендә эшләп килүче оешма һәм учреждениеләрдәге хезмәткәрләр Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган концерт номерлары тәкъдим иттеләр.