Калдыклар аерым, пластик шешәләр аерым

2015 елның 7 апреле, сишәмбе

Идарә итүче оешмалар җитәкчеләренең күптән түгел узган утырышында Урыссу бистәсендә пластик шешәләр өчен контейнерлар урнаштырырга карар ителде.

Чүпләрне аерым урнаштыру практикасы башка шәһәрләрдә һәм район үзәкләрендә күптәннән кулланыла. Хәзер инде безнең районда да  күп катлы йортларда яшәүчеләр чүпне контейнерларга аерып салырга тиеш, ягъни пластик шешәләрне каты көнкүреш калдыкларыннан аеру мөһим. Беренче чиратта бу безнең торак пункларны, тулаем табигатьне пычранудан саклау максатында эшләнә. Утырыш эше барышында катнашкан район башлыгы Рөстәм Нуриев, пластмасса әйберләр таркалсын өчен йөзләрчә ел вакыт кирәк булуын һәм чүп темасына хуҗалыксыз караш экологик һәлакәткә китерергә мөмкинлеген ассызыклады. Андый һәлакәткә якын вазгыятьне, әйтик, Пушкин урамындагы 44 һәм 46 санлы йортлар янында күрергә мөмкин. Күрәсең, яшәүчеләрнең үзаңы чисталыкта һәм тәртиптә яшәү дәрәҗәсенә җитмәгәндер әле. Антисанитария таралуга юл куймас өчен район җитәкчелеге төяү өчен техника белән, әлбәттә, тәэмин итәчәк. Әмма мондый чүп өеме кабаттан барлыкка килә калса, җыештыру яшәүчеләрнең үз иңнәренә төшәчәк. Утырыш эше барышында әйтеп узуларынча, район үзәгендә чүп өчен урналар азлыгы да чүп таралуга сәбәп булып тора. Өстәмә чүп ящиклары кую каралды.

Утырыш барышында тормыш тәэмин итүнең башка сораулары да күтәрелде. Әйтик, карт агачларны кисү мәсьәләсе көн кадагындагы сорау булудан туктый. Башта районда 900 агач кисү бурычы тора иде, бүгенге көнгә 300 тупыл кисәсе калган. 2015 елда Урыссу бистәсендә 126 карт тирәкне кисү күздә тотыла, һәм инде беренче кварталда ук аларның 28е утильләштерелгән. бу турыда инфраструктуктура үсеше бүлеге җитәкчесе Андрей Кондрашов хәбәр итте. Шул ук вакытта районда яшелләндерүгә җитди игътибар биреләчәк – язын Октябрьский шәһәре, Иске Каразирек һәм Иске Урыссу торак пунктлары ягына агачлар утырту каралган.

Агымдагы ел планнарына шулай ук мәгариф учреждениеләре янына тукталышлар төзү, йорт яны территорияләрен асфальтлауны дәвам итү керә (бу эшне тәмамлау киләсе елга күздә тотыла). Пушкин һәм Ленин урамнары кисешкән төштәге укучыларның актив хәрәкәте урыннарында юлларда яткан полицейскийлар урнаштыру карар ителде. Залда әле утырыш башында ук яңгыраган светофор кую турында сорау көн кадагыннан төшерелде. Нуриев сүзләре буенча, бер светофорны кую өчен генә дә ярты миллион сум акча таләп ителәчәк, плюс аңа хезмәт күрсәтү өчен 400 мең сум кирәк, ә район бюджетында андый акчалар юк.

ВРЕЗКА Урыссу бистәсендә пластик шешәләр салу өчен контейнерлар Чкалов урамы, 35, Куйбышев урамы,7, шагыйрь Сирин урамы, 21, Шамкин урамы, 49, Ленин урамы, 4, Яшьләр тыкырыгы, 1, Муса Җәлил урамы, 11, Пушкин урамы, 111, Урыссу урамы, 70 һәм Горький урамы, 3 адреслары буенча урнаштырылган. Әгәр халык бу башлангычка тиешле аңлау белән караса, пластик шешәләр өчен контейнерлар башка нокталарда да куелачак, дип хәбәр иттеләр инфраструктура үсеше бүлегендә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International