«Сандугач сайрар илем»

2015 елның 9 апреле, пәнҗешәмбе
Менә инде унсигезенче тапкыр "Сандугач сайрар илем" дип исемләнгән регионара балалар иҗаты фестивале уза. Аны Татнефть  компаниясенең "Рухият" яңарыш дини фонды уздыра. 

Нефть төбәгенең 18 районыннан кечкенә артистлар өч ай дәвамында сәхнәдә генә чыгыш ясап калмадылар, ә бер-берсенең тәҗрибәләре белән дә уртаклаштылар. Ә фестивальнең йомгаклау этабы 4 апрель көнне Әлмәт шәһәренең  "Нефтьче" Мәдәният йортының зур залында узды. Әлеге концертта Ютазы районыннан "Сударушка" рус җырлары ансамбле дә катнашты. !6 көчле тавышлы кызларыбыз "Зашумели вешние воды" рус халык җырын аккомпанемент Зөлфирә Кубашева һәм Наилә Бадыкшина ярдәмендә бик югары дәрәҗәдә башкардылар. Тамашачылар безнең кызларны җылы алкышладылар. Бәйгенең гала-концерты 20 апрельдә Казан шәһәрендә узачак. Безнең йолдызчыкларыбыз анда да үзләрен тиешле дәрәҗәдә күрсәтерләр дигән теләктә калабыз. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International