Район мәдәният йорты залы акрынлап чал чәчле ветераннар, җирлек вәкилләре, җитәкчелек һәм район кунаклары белән тулды. Менә алар, хөрмәтле ветераннар, залның беренче рәтләренә урнашты. Алар “Бердәм Россия” партиясенең җирле бүлекчәсе политсоветы секретаре, район башлыгы Рөстәм Нуриев кулларыннан юбилей медален һәм республика бүләге – бәйрәм азык-төлек җыелмаларын кабул итеп алды. Нуриев өлкән буынны якынлашып килүче Җиңү бәйрәме белән кайнар котлады һәм аларның җиңү маен якынайту өчен яу кырында гына түгел, хезмәт фронтында да катнашулары өчен рәхмәт белдерде.
- Сез Урыссу бистәсе оешуның һәм аның сәнәгать предприятиеләре күтәрелүенең чишмә башында тордыгыз, - дип билгеләп үтте үз чыгышында Нуриев. – Әлеге предприятиеләр илдәге икътисади тотрыксызлык елларында агымда калып, бүген дә уңышлы эшләүләрен дәвам итәләр. Бу – Урыссу ГРЭСы, Әпсәләм комбинаты, “Электросоединитель”, Урыссу химия заводы, Урыссу электр-механика заводы, “Волма-Апсалямово” һәм башкалар. Һичшиксез, республикабызның социаль-икътисади үсеше, аның лидеры Рөстәм Миңнехановның алдан күрүчәнлеге илнең башка төбәкләре өчен маяк булып хезмәт итә. Республикадан читтә йөргәннән соң, үзеңнең Татарстан гражданины булуың өчен горурлык хисләре биләп ала. Дөрестән дә, социаль проектларны тормышка ашыру һәр муниципалитет, һәр авыл, шул исәптән, кече авыллар дәрәҗәсендә бара.
Нуриев район җитәкчелегенең район ветераннар советы белән конструктив хезмәттәшлеген ассызыклады, аның эше республика дәрәҗәсендә иң яхшысы дип табылган, аның рәисенең хезмәте аерым игътибарга лаек. Тулаем өлкән буын вәкилләренең команда рухы ялган тыйнаклыкны артка куеп, проблемалар турында ачыктан-ачык сөйләргә мөмкинлек бирә.
Районда 717 ветеран яши, шуларның унысы – Бөек Ватан сугышында катнашучылар, ундүрт Бөек Ватан сугышы инвалиды бар, шул кадәрле үк хәрәкәттәге армия составына кермәгән Бөек Ватан сугышында катнашучылар, бер камалган Ленинградта яшәүче, шулай ук Бөек Ватан сугышында катнашучыларның һәм әлеге сугыш инвалидларының 43 тол хатыны… Әлеге саннарны пленумда төп доклад белән чыгыш ясаган район ветераннар советы рәисе Зоя Глушкова җиткерде. Ул башлангыч оешмалар советлары рәисләре эшен билгеләп узды, район җитәкчелегенең һәм шәхсән район башлыгының эшенә зур бәя бирде.