Ютазылылар "Изге Пасха" бәйрәмен уздырдылар

2015 елның 13 апреле, дүшәмбе
12 апрель иртәсендә балалар паркында "Изге Пасха" бәйрәме узды. Чара чиркәү хорының җырыннан башланып китте. Барлык христианлыларны Изге Никольск чиркәвенең Настоятеле  - Роман атакай тәбрикләде. Бәйрәмгә килүчеләр хозурына "Курочка ряба" әкиятен сәхнәләштергәннәр иде. Чарада шулай ук Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Ирина Иванаевская җитәкчелегендәге "Истоки" ветераннар хоры чыгыш тотты.Минзилә Абдурахманова җитәкчелегендәге "Ютазы йолдызлары" халык бию ансамбле чыгышы бәйрәмнең бизәге булып торды. Гүзәл Нигмәтуллина җитәкчелеге астында балалар музыка мәктәбенең "Җиде нота" вокаль ансамбленә шулай ук тиңнәр булмады бу көнне. 
Барлык бәйрәмгә килүчеләргә бу көнне "Йомырка тәгәрәтү", "Йомырка әйләндерү", "Йомыркаларны бер-берләренә каршы тәгәрәт" кебек уеннарда катнашу мөмкинлеге бирелде.уеннарда катнашучыларга төрле төсләргә манылган пасха йомыркалары һәм конфетлар күчтәнәч итеп бирелде. 
Бу көнне торган суык көнгә дә карамыйча урыссулар һәм ютазылылар рәхәтләнеп ял иттеләр һәм күңел ачтылар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International