Иҗади эшләр бәйгесе

2015 елның 14 апреле, сишәмбе
Алда безне зур бәйрәм - Бөек Җиңү көне көтә. Кызганычка каршы безнең тыныч тормышта яшәвебезгә рәхәтмәтләр әйтергә бик аз ветераннарыбыз калып бара. Әмма ветераннырыбызның берсе дә калмаган очракта та безнең аларны онытырга хакыбыз юк.
Шул елларны онытмас өчен без ул еллар турында сөйлибез, китаплар укыйбыз, матур рәсемнәр ясыйбыз. Балалар иҗаты үзәгендә Җиңүнең 70 еллыгына багышланган иҗади эшләр бәйгесе узды. Җиңү көненә нинди эшләр эшләп була соң? Монда инде безнең фантазия чиктән ашкан. Малайлар пластилиннан һәм кәгазьдән танклар ясыйлар, рәсем төшерәләр. самолетлар конструкторлаштыралар, кызыксынып сугыш чоры машиналарының техник характеристикаларын сорыйлар. Зуррак балалар - авыррак аппликацияләр ясыйлар - күгәрченнәр, картоннан . тозлы камырдан эшләр башкаралар. 

Бәлкем, балалар ясаган рәсемнәр Җиңү көнен оештырганда кирәк тә булып куяр!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International