Лениза ИЛЬЯСОВА: “Сезон вакытында фермада кунабыз”

2015 елның 16 апреле, пәнҗешәмбе

Лениза ИЛЬЯСОВА: “Сезон вакытында фермада кунабыз”

Рөстәм Миңнеханов муниципалитетлар алдына кече һәм урта бизнесны актив үстерү бурычын куйды. Эшкуар Ильясованың кошчылык фермаларына бару безнең районда әлеге бурычны тормышка ашыру эше ничек торуы турында күзаллау булдырды.

Лениза һәм Рәфис Ильясовлар кошчылык белән өченче ел шөгыльләнәләр. Подгорныйда биш гектарга якын җир һәм ташландык  терлекчелек биналары сатып алып, Ильясовлар аны ремонтлауга керешә. Үзләре өчен шул дәрәҗәдә масштаблы булган проектны тормышка ашыруның практик күнекмәләр җитмәве белән бәйле авырлыклары артта калган. Хәер, авыл хуҗалы эшмәкәрлеге – ул тере организм, мөгаен биредә беркайчан да җиңел булмыйдыр. Шуңа күрә чебиләр сатып алган чорда еш кына фермада төн кунарга да туры килә. Ике бинаны (берсе – 700 квадрат метр, икенчесе – 440) тиешле дәрәҗәгә китергәннән соң, фермерлар йомырка тавыклары һәм бройлерлар сатып ала. Беренче кошчылык бинасы - 15 мең тавыкка, икенчесе 9 мең кошка исәпләнгән. Үстерелгән чебиләрне Тамбовтан, Саратовтан, Самарадан, Удмуртиядән, Красноярсктан һәм башка регегионнардан күмәртәләп сатып алучылар алып китә.

- Сату белән бернинди проблема да юк, - ди Ильясова. – Киресенчә, мин үзебезне кошчылык базарында уңай яктан күрсәттек, дип уйлыйм.

 Фермерлар тукландыру рационына җитди игътибар бирә. Башта әзер катнашазык ашаталар, соңыннан 12 төрдән (бодай, арпа, аминокислоталар...) торган, үз хуҗалыкларында әзерләнгән азык. Бу максат өчен Ильясовлар ашлык склады төзегән, тегермәннән һәм ваклагычтан торган ике тонналык җайланма сатып алганнар. Фермерларның үз “тәрбияләнүчеләре” турында тәүлек дәвамында кайгыртучанлыгы нәтиҗәсе – рентабельле производство. Урта эшмәкәрлек вәкиле Ильясова узган елда районның иң яхшы фермеры дип табылды. Аңа мактау кәгазен ТР Дәүләт Советы рәисе тапшырды. Сез кайчан ял итәсез соң, дигән сорауга Лениза елмаеп куйды. Бу аңлашыла да, банкларның югары процент ставкалары “тонуста” тота: фермерларның ай саен булган кредиторлык түләүләре – 200 мең сум. Өстәвенә, алар 900 квадрат метрлык тагын бер бинаны реконструкцияләргә планлаштыралар, тавыкларны 40 мең данәгә җиткерү күздә тотыла, шулай ук үрдәкләр үрчетүдә дә сәләтләрен сынап карыйсылары килә. Кече һәм урта эшмәкәрлек вәкилләренең күтәрә алмаслык кредит ставкалары мәсьәләсе РФ Дәүләт Советының күптән түгел узган утырышында күтәрелде, аның эшендә Татарстан лидеры Рөстәм Миңнеханов та катнашты. Федераль дәрәҗәдә тикшерелгән планнар арасында – кече һәм урта эшмәкәрлеккә ярдәм өчен яңа ведомстводан тыш структура булдыру. Миңнеханов стратегиясе исә, республикада бизнесны үстерү өчен ышанычлы гарантияләр тәэмин итүгә юнәлтелгән. Илдәге кризиска карамастан, республика ярдәм чараларының берсе дә юкка чыгарылмады. Нәкъ менә Ильясовлар кебек хезмәтчәннәр үз эшләренә булышуга исәп тотарга тиеш.

Врезка. Районда кече һәм урта эшмәкәрлекнең 601 субъекты гамәлдә, 457 шәхси эшмәкәр бар, кече предприятиеләр эшчеләре саны – 1110 кеше, үз эшләрен үстерүгә грантларны алты кеше алды.

“Татарстан Республикасында кече һәм урта эшмәкәрлекне үстерү чаралары” – бу турыда турыда тулырак мәгълүмат – “Атна вакыйгалары”нда.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International