"Кырык беренче ел хатын-кызлары" дип исемлгән драма белән Каразирек авылы үзешчән артистлары авылдашларын куандырганнар"

2015 елның 16 апреле, пәнҗешәмбе

"Кырык беренче ел хатын-кызлары" дип исемлгән драма белән Каразирек авылы үзешчән артистлары авылдашларын куандырганнар"

Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан Каразирек авылы мәдәният йорты артистлары һәм методистлары Зәки Зәйнуллинның "41 ел хатын-кызлары" дип исемлгән драманы сәхнәләштергәннәр. 
Авылдашлар драма рәхәтләнеп караганнар, төп ролләрне ФАП җитәкчесе Рузалия Мөхәмәтҗанова, балалар бакчасы мөдире Диләрә Мөхәмәдиева, мәдәният йорты директоры Мәккә Хаҗиева, социаль хезмәткәрләр Илмира Сираева һәм Ләйсән Әхмәтова, сәхнә ветераннары Мәгъсүм Әхмәтов һәм авыл җирлеге башлыгы Рамил вәлиев уйнадылар. Алар барысы да мәдәният йорты директоры сәкинә садрыева сүзләренә караганда ролгә генә кереп калмаганнар, үзләре бергәләп сәхнә киемнәрен дә тапканнар, декорацияләр дә ясаганнар. Бигрәк тә авыл җирлеге башлыгына зур рәхмәтле алар, эше күп булуга да карамастан репетицияләргә дә йөрде, сәхнәдә дә оста уйнады диләр аның турында. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International