"Җиңүчеләргә дан" дип исемләнгән Бөек Ватан сугышында җиңүнең 70 еллыгына багышланган сәнәгать оешмалары арасында узган смотр-бәйгесенең гала-концерты

2015 елның 19 апреле, якшәмбе

"Җиңүчеләргә дан" дип исемләнгән Бөек Ватан сугышында җиңүнең 70 еллыгына багышланган сәнәгать оешмалары арасында узган смотр-бәйгесенең гала-концерты
19.04.2015
16 апрель көнне район мәдәният йортында "Дан сиңа Җиңүче" дип исемләнгән Бөек ватан сугышында җиңүнең 70 еллыгына багышланган смотр-бәйгенең гала-концерты узды. Смотр-бәйге нәтиҗәләре буенча гала-концертака: "Электросоединитель", "Урыссу ГРЭС"ы, Ютазы муниципаль районының Башкарма комитеты, Үзәкләштерелгән китапханә, Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Ютазы районындагы бүлеге һәм Үзәк район хастаханәсе. Концертны гадәттән тыш хәлләр бүлеге янгын куркынычсызлыгы "42 санлы бүлеге "Җиңү өчен!" җыры белән ачып җибәрде. Гала-концертта катнашучылар үзләренең талантларын,  ветераннарга карата үзләренеңэ хөрәмтләрен күрсәттеләр, аларны зурладылар. Зал сугыш чоры җырлары, биюләре, шигырьләре белән яңгырап торды. 

Бәйгедә катнашкан район оешмаларына, предприятиеләренә Ютазы муниципаль районының мәдәният бүлеге җитәкчесе Алсу Хөсәинова рәхмәт сүзләре җиткерде һәм тантаналы рәвештә аларны тәбрикләде. 

Бәйге нәтиҗәләре буенча предприятиеләр арасында 1 урынга "Электросоединитель" заводы чыкты, икенче урында "Урыссу ГРЭС"ы, өченчедә Гадәттән тыш хәлләр бүлеге.
Барлык катнашучылар да дипломнар һәм истәлекле бүләкләр белән тәбрикләнде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International