Бары тик 2015 елның беренче кварталында гына да Ютазы районы территориясендә унҗиде рейд үткәрелгән, алар нәтиҗәсендә 286 кагыйдә бозучы ачыкланган.

2015 елның 21 апреле, сишәмбе
Унике йөртүче автомобиль белән исереклек билгеләре булган хәлдә идарә иткән һәм медицина каравы узудан баш тартканнар, 25 кеше штрафларын тиешле вакытта түләмәгән, 22 атомобиль махсус тукталышка куелган. Әлеге рейдлар Татарстан республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгында 2013 елдан үткәрелә. Республика юлларында авариялелек белән вазгыятьне тотрыкландыру максатларында, Татарстан Республикасы эчке эшләр министры Артем Хохорин тарафыннан эчке эшләр бүлегенең барлык комплекслы көчләрен файдаланып,  атна саен, шулай ук бәйрәм һәм бәйрәм алды көннәрендә, рейдлар уздыру турында карар кабул ителгән.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International