Район ЗАГС бүлеге мәгълүматларына караганда, 2015 елның беренче өч аенда районыбызда 50 бала дөньяга аваз салган. Бу узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда 15 балага кимрәк.
2015 елның 21 апреле, сишәмбе
Район ЗАГС бүлеге мәгълүматларына караганда, 2015 елның беренче өч аенда районыбызда 50 бала дөньяга аваз салган. Бу узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда 15 балага кимрәк.
Туучыларның 29ы малай, 21е кыз балалар. Шулардан 20 бала гаиләләрдәге беренче балалар, 17 сабый икенче бала булып, 11 -өченче, ә ике сабый дүрт һәм аннан да күбрәк балалар исәбендә. Шуны әйтеп үтәргә кирәк, беренче кварталда бер пар игезәкләр дә туган.
Өйләнешүчеләргә килгәндә, 26 пар үз язмышларын гаилә җепләре белән бәйләгән, бу узган ел белән чагыштырганда 4 парга күбрәк. Әмма шул ук вакытта 16 пар аерылышкан (2014 елда - 27 пар). Шулардан 14 пар суд карары нигезендә аерылышсалар, 2 пар бер-берсе белән килешү нигезендә. Балигълык яшенә җитмәгән килеш ике кыз кияүгә чыккан булса, икесе чит ил кешесе белән язылышкан.
Кызганычка каршы районда үлүчеләр саны әле һаман туучылардан күбрәк булып кала бирә. Бу чорда без 71 райондашыбыз белән хушлашканбыз. Узган елның шушы чоры белән чагыштырганда 24 кешегә кимрәк. ЗАГС хезмәткәрләре шуны да җиткерә: закон буенча гражданнар кеше үлгәннән соң өч көн эчендә теркәү бүлегенә мөрәҗәгать итеп кешенең үлемен хәбәр итәргә тиешләр. Алай эшләмәгәндә, җирләү буенча бирелә торган пособиены яисә калган пенсияне алганда кыенлыклар туарга мөмкин.
Районда 50-60 ел бергә иңне-иңгә куеп гомер иткән парларны тәбрикләү буенча матур традиция бар. – Әмма, дип хәбәр итә ЗАГС бүлеге начальнигы Зөлфия Фәррахова,- райондагы барлык парлар турында да мәгълүмат сакланмаган. Шуңа күрә парларның үзләреннән, балаларыннан яисә туганнарыннан язылышу турында таныклыкларның күчермәләрен алып килүегезне сорыйбыз.