Кече Урыссу мәктәбенең 5-6 сыйныфлары укучылары белән “Табигать ялгышларны кичерми” дигән чисталык дәресе уздырылган.

2015 елның 21 апреле, сишәмбе

Алсу Галиева һәм Алинә Шәмсуллина әзерләгән дәрес барышында укучылар төрле мисалларда табигать кануннары үтәлеше белән танышкан. Дәрестә катнашкан район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Ринат Вәдигуллин һәм Ташкичү авыл җирлеге башлыгы Рамил Вәлиев балаларны әйләнә-тирә мохитны сакларга өндәгән. Шулай ук әлеге мәктәпнең урта сыйныф укучылары экологик ике айлык кысаларында чишмә чистарткан. Алар чишмә тирәсен чүптән һәм былтыргы каракурадан арындырганнар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International