Гимназиядә «Сәләт» клубы оештырылды

2015 елның 22 апреле, чәршәмбе

Дәрестән тыш эш буенча директор урынбасары Зилә Гарифуллина укучыларга “сәләт” балалар оешмасы, аның эш принциплары һәм бурычлары турында сөйләде.

Клуб президенты итеп 8 сыйныф укучысы Диләфрүз Хәбибуллина сайланды. Клуб активына предмет олимпиадаларында, спорт ярышларында, иҗади конкурсларда катнашучы һәм җиңүче урта һәм өлкән сыйныф укучылары кертелде. Клуб ачылу хөрмәтенә укучылар бию флэш-мобы оештырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International