Татарстан Республикасында «Язгы шәфкатьлелек атнасы – игелекле эшләр эстафетасы “#ИГЕЛЕКЛЕ ТАТАРСТАН” ирекле акциясе уза.

2015 елның 24 апреле, җомга
“Бердәм Россиянең Яшь гвардиясе” җирле бүлекчәсе әгъзалары ел саен үткәрелә торган “Георгий тасмасы” патриотик акциясен үткәрделәр. Акция “Язгы шәфкатьлелек атнасы” кысаларында “Мин хәтерлим! Мин горурланам!” шигаре астында үтте. Менә инде берничә ел рәттән хатирә һәм хәрби дан символын барлык теләүчеләргә яшьләр хәрәкәте активистлары тапшыра. Акциядә Урыссу гимназиясе, Урыссудагы 2 санлы мәктәп укучылары актив катнашты. Алар Георгий тасмасын – хәрби данның шартлы символын Ватан өчен сугышкан солдатларга ихтирам, Бөек Җиңү өчен бөтен халык горурлыгы билгесе буларак киемнәренә беркетте. Акция 9 Майга кадәр дәвам итәчәк.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International