Хәйрия концертында җыелган акчаларны 11 яшьлек Радельга тапшырдылар. Хәйруллин Радель Рәфис улы 2003 елның 29 сентябрендә 2 кг 700 гр булып дөньяга килә. 2004 елның 25 ноябрендә Радельга ДЦП диагнозы куялар. Баланың интеллекты бар. әмма ул сөйләшә алмый. Бары тик берничә сүз генә әйтә ала. Ул бар әйтәсе килгән сүзен күзләре һәм куллары белән генә аңлата. Дәвалану аркасында ул утырырга өйрәнгән, әмма әле хаман тезләнеп тә йөри алмый, үзлегеннән адымнар да ясамый. Аны аякка бастырыр өчен бик күп тырышлык һәм матди ярдәм таләп ителә. Кем ярдәм кулы суза ала, ярдәмегездән ташламассыз дип ышанып калабыз.