Район мәдәният йортында "Җырла, гитара. җырла" дип исемләнгән гитарада уйнаучылар бәйгесе узды. Ул Бөек Җиңүнең 70 еллыгы кысаларында уздырылды.
Әлеге бәйгедә Урыссу музыка мәктәбе тәрбияләнүчеләре, районның предприятие һәм оешмаларыннан гитара кылларын тибрәтә белүчеләр катнашты. Бәйгечеләр гитарада ничек итеп рус һәм чит ил көйләрен уйнап булуын күрсәттеләр. Ә араларыннан кайберләре җырлар да башкардылар. Катнашучыларны жюри әгъзалары бәяләде. Һәр бәйгедә катнашучыга дипломнар һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды.